Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле Яр Чаллы шәһәре мөселманнары! Изге Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Барлык мөселманнар өчен төп бәйрәм изге эшләргә, якыннарына карата мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра. Корбан гаетендә якыннары һәм туганнары, рухи-әхлакый кыйммәтләрне бүлешеп, бер өстәл артында җыелалар, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр һәм илебез тынычлыгы өчен догалар кылалар. Безнең күпмилләтле шәһәрдә теләсә кайсы заманча цивилизацияле җәмгыятьнең кеше яшәеше нигезен тәшкил иткән дини традицияләргә зур хөрмәт белән карыйлар. Бу изге көндә укылган догалар сезгә көч өстәсен һәм игелекле эшләргә рухландырсын. Бәйрәм белән! Тынычлык хөкем сөрсен!

Яр Чаллы шәһәре мэры

Н.Г.Мәһдиев

Якшәмбе, 11 август 2019, 05:02