Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Кереселидзе бульварында Тамази Кереселидзены искә алдылар. ГАИ лейтенанты исеме шәһәр тарихына мәңгегә кереп калды. Ул 1978 елның 6 декабрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Чаллыдагы бульвар курку белмәс әлеге лейтенант исеме белән аталган, ә Тамази Кереселидзе яшәгән йортның фасадына мемориаль такта куелган. Тамази Отариевич Кереселидзе үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Ел саен Шәһәр көнендә чаллылылар Тамази Кереселидзе мемориаль тактасы каршына чәчәкләр куя. Җыелган ветераннар, кадетлар һәм 23, 34, 40, 43 нче мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм  Тамази Кереселидзе хезмәттәшләре алдында Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны шәһәр көне белән котлады һәм Яр Чаллы – бик күп геройлар яши торган уникаль, күпмилләтле шәһәр, дип билгеләп үтте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов чаллылыларга мөрәҗәгать итте: «Яр Чаллы шәһәре - беренче КАМАЗ балалары, Кама автомобиль заводының данлыклы төзүчеләре һәм автомобиль төзүчеләренең балалары туган һәм үскән урын, аңа быел 50 яшь! Бу безнең шәһәр һәм бөтен ил өчен бик зур дата!».

«Шәһәрдә тарихны торгызу өчен күп эшләр башкарыла. Бүген без Геройларыбыз алдында бурыч үтибез. Кереселидзе бульвары безнең гражданнарны яклап һәлак булган барлык хезмәткәрләргә дә истәлекне чагылдыра», - диде шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков.

Якшәмбе, 11 август 2019, 15:31