Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу минутларда Чаллыда АК БАРС банк TIMERMAN спорт сериясе кысаларында Кама ярыммарафоны уза. Катнашучылар:  3 км, 10 км яки 21,1 километр дистанцияләрдә ярыша. Быел марафон яңа форматта уза - массакүләм старт урынына җиңел атлетларны массакүләм финиш көтә. Теркәлү вакытында һәр катнашучы сайлап алынган дистанцияне узачак вакытны күрсәтергә тиеш иде. Шуннан чыгып, оештыручылар старт вакытын бүлделәр. 

Шулай итеп, катнашучыларның 10 чакрымга старты иң массалы булып чыкты, алар дистанцияне 1 сәгать эчендә йөгерергә планлаштырдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 10 км га йөгерүдә шәһәр Башкарма комитеты командасы - Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов, Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова, шулай ук бүлек башлыклары Ренат Насеткина һәм Айрат Сәгъдиев катнашты. Моннан тыш, дистанциягә шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер да кушылды.

Якшәмбе, 11 август 2019, 13:05