Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең 15 сәнәгать предприятиесе, килешүләр төзеп, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проектында катнашты. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде. Яр Чаллы предприятиеләренең республикада әлеге илкүләм проектта катнашучылар өлеше – 38%.

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасын гамәлгә ашыруда катнашу оешмаларга иң алдынгы дөнья методикаларын кертергә, шулай ук үз үсешләре өчен сәнәгатьне үстерү фонды чараларына керү мөмкинлеген алырга этәргеч бирәчәк», – дип билгеләп үтте спикер.

Программа кысаларында ун компаниядән 1 295 кеше белем алачак. Алгарышлы һәм өстәмә һөнәри белем алуга барлыгы 34,3 млн сум акча юнәлдереләчәк.


Дүшәмбе, 12 август 2019, 08:20