Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары бу елның беренче яртыеллыгында 28 млн 800 мең сум салым түләгән. Әлеге саннарны «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина җиткерде.

"Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларыннан физик затлар кеременә салым буенча керемнәр 1,5 тапкыр арту күзәтелә. Алты ай нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына 28 млн 800 мең сум акча кергән. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына физик затлар кеременә салым 117 млн сум күләмендә күчерелгән", – дип билгеләп үтте спикер.

НДФЛга иң зур үсеш темпын «Яр Чаллы торба заводы», «ХАЙЕР ФРИДЖ РУС», «Камский «Агросәнәгать комплексы», «Изоляция торба заводы» , «ЗаряД», «Техника-Агро» предприятиеләре күрсәтте.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ассызыклап үткәнчә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының салым түләүләре җирле бюджетны формалаштыруда мөһим роль уйный.

Социаль-икътисадый үсеш алып баручы предприятиеләрдән тыш, физик затлар кеременә салым керүнең 30%ка якынын гадәттәгечә «КАМАЗ» ААҖ, «С.П. Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинаты Халык предприятиесе», «Ремдизель», «Чаллы водоканалы», «Чаллы икмәге», «ТАТЭНЕРГО», «АвтоЗапчасть КАМАЗ», «РИАТ», «Татпроф»предприятиеләре тәэмин итә. 2019 елның беренче яртыеллыгында шәһәр бюджеты керемнәре барлыгы 4 млрд 550 млн сум тәшкил иткән.

Дүшәмбе, 12 август 2019, 09:13