Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Антонида Андреевна Исаенковага 90 яшь тулды. Юбиляр Аксубай районының Аксубай бистәсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында Аксубай бистәсенең туган колхозында эшли. 1955 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Антонида Андреевна Аксубай районының Кәкре Күл авылында почта бүлеге башлыгы булып эшли. 2012 елда даими яшәү урынына Яр Чаллыга күченә. Антонида Андреевна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы, биш оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Мөслим районы Мәлләтамак авылында туган Рауза Котлый кызы Котлыева да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында Рауза Котлый кызы Мөслим районында, Ютазы районының Урыссу тимер юлында, сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы Үзбәкстан Республикасының Кувасай балалар бакчасында эшләгән. 1989 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Рауза Котлыева   бер кыз тәрбияләп үстергән, оныгы һәм бер оныкчыгы бар.«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар җиткерелде. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев, шулай ук ТИҮ рәисләре Светлана Исаева, Рафилә Нуриева да кушылды.

Дүшәмбе, 12 август 2019, 10:08