Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Зөфәр Ярулла улы Сәгыйтов һәм Клавдия Ивановна Кузнецова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр.

Зөфәр Ярулла улы Татарстан Республикасы Чаллы районы Биклән авылында туган. Алга таба Алабуга музыка училищесын һәм Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган. Сугыш елларында кинотеатрда киномеханик булып эшли. 1949 елда Совет Армиясенә алына. 1953 елда демобилизацияләнә һәм хезмәт эшчәнлеген Вахитов исемендәге 2 нче мәктәптә физика, хезмәт һәм музыка укытучысы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Зөфәр Ярулла улы 2нче музыка мәктәбендә уен кораллары көйләүче була. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар. Зөфәр Ярулла улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән, композиторларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты.

Клавдия Ивановна Татарстан Республикасы Лаеш районы Карташиха авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1950 елда Кузнецов Алексей Даниловичка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Ворошилов районының Левашовка авылына күчеп килә. Клавдия Ивановна 1950-1973 елларда Ворошилов районы колхозында эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Лаеклы ялга чыкканчы 8 нче мәктәптә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстергәннәр, ике оныклары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярларга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Дүшәмбе, 12 август 2019, 15:23