Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның халыкара спорт ярышларында җиңүче һәм призер булган Татарстан спортчылары белән очрашты. Очрашуда Чаллы спортчылары - тхэквондо буенча спорт мастеры Рафаэль Камалов һәм йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры Ирина Приходько катнашты. Алар Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаллылылар Неапольда (Италия) узган 2019 елгы XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада призерлары булдылар.

Моннан тыш, спортчылар тренерлары да президенттан бүләкләр алды. «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме «Кэмпо» олимпия резервы спорт мәктәбенең тхэквондо буенча тренеры, тхэквондо буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Сергей Титкинга һәм «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Татьяна Алифашкинага бирелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алданрак тренерларга һәм спортчыларга Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Сишәмбе, 13 август 2019, 14:00