Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 сентябрьдә "Яр буе" паркында скандинавия йөрешенең «Сәламәтлек җиңел адым – 2019» ачык шәһәр фестивале узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Фестивальгә «Сәламәтлек маршы»ның 5 км дистанциясендә, «Озын гомерлелеккә бер адым»ның 3 км дистанциясендә, «Яшел маршрут»ның 1 км дистанциясендә катнашырга мөмкин. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр бүләкләр алачак.

Спорт бәйрәменә кушылу өчен махсус әйберләр кирәкми: скандинавия таякларын кулга алырга, һава торышына карап уңайлы кием булырга тиеш һәм табиб рөхсәте булу зарур. Фестиваль мәйданчыгында бушлай туклану һәм таякларны прокатка бирү пунктлары оештырылачак. Старт алдыннан скандинавия йөреше буенча мастер-класслар үтәчәк, анда тәҗрибәле инструкторлар әлеге спорт төренең өстенлекләре турында сөйләячәкләр, техниканы һәм алымнарны күрсәтәчәкләр. Фестиваль 11:00 сәгатьтә башлана, теркәлү 9:00 сәгатьтә узачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәсми сайтында белергә мөмкин http://sprrt.ru/data/2019/spr/Pologenie_2019_chelny.pdf. Катнашучылардан (командалардан) гаризалар 31 августка кадәр 344992spr@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.  Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты., 47, 2 кат, 205 каб. адресы буенча мандат комиссиясенә 31 августның 17:00 сәгатеннән дә соңга калмыйча,  «Фестиваль» тамгасын күрсәтеп Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсенә тапшырырга кирәк. Шулай ук фестивальне үткәрү көнендә теркәлергә мөмкин, мандат комиссиясе эшләячәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (906) 123-40-80; 8(937) 594-06-91 , тел./факс: 8(8552)344992.

Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 14:16