Сишәмбе, 9 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 18 августта 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай яр буе амфитеатрында халык уен кораллары оркестрының Open Air концерты узачак. Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге халык уен коралларында иң яхшы башкаручыларны җыйган яңа коллектив тамашачыларга иң яхшы классик һәм заманча музыка хитларын тәкъдим итәчәк. Финал әсәрен оркестр һәм тыңлаучылар бергә башкарачак. Чара мәйданчыгында шулай ук Тарихи туган якны өйрәнү музееның 50/50 фотокүргәзмәсе, Яр Чаллы картиналар галереясе картиналары күргәзмәсе һәм декоратив-гамәли сәнгатъ эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылачак.


Шимбә, 17 август 2019, 13:27