32/01Б, 32/01Г йорт ишегалдында район халкы катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты Михаил Левашов катнашты. Чаллылыларга сәламләү сүзендә Александр Кислов шәһәрдә торак фондында, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә капиталь ремонтлау дәвам итүен, Замелекесье һәм ЗЯБ бистәләрендә яңа балалар бакчалары төзелүен билгеләп үтте.
"32 комплекс" ТИҮ рәисе Фирдәүсә Миндубаева комплекс активистларына бүләкләр тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Шәһәр Советы депутаты Михаил Левашов микрорайонның мохтаҗ гаиләләренә канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатлар өләште.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 август 2019, 10:05