Автокаланың Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән әдәби очрашу узды. Чаллы шагыйрьләре үз шигырьләрен укыдылар, язучылар үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Чарада ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Марсель Мингалимов катнашты. Ул Казан университетын тәмамлавын, беренче белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуын сөйләде. Очрашу барышында җыелучылар депутатлыкка кандидатка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 август 2019, 11:30