Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу елның 7 аенда Татарстан Республикасы Суд приставлары 165 млн сумлык алимент буенча бурыч түләттергән, шулай ук 795 җинаять эше дә кузгатылган. Бүген Татарстан Республика Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.  

Хәзерге вакытта Татарстанда алимент буенча бурычлылар булган 20 мең кеше исәпләнә. Бурычларның гомуми суммасы 2,8 млрд сумнан артык. Суд приставлары тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә агымдагы елның җиде аенда 420 млн сумнан артык суммага 10 меңнән артык башкарма производство тәмамланган. Эзләү чаралары комплексы нәтиҗәсендә 770тән артык алимент түләмәүче ачыкланган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алимент түләүдән качып йөрүчеләрне кулга алу, шәхси милеккә штраф салу, хезмәт хакларын һәм банктагы акчаларны тотып калу, милекне теркәүне тыю кебек чаралар күрелә. Иң нәтиҗәле чаралар – транспорт чарасы белән идарә итү хокукын һәм РФ чигеннән чыгу хокукын чикләү. Шулай итеп, ел башыннан 1300дән артык бурычлыларның мөлкәтен арестка алу һәм тасвирлау акты төзелде. 2 160 бурычлы, гамәлдәге чикләүләр кысаларында, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Алиментларны түләмәгән өчен 16 меңнән артык граждан Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукыннан мәхрүм ителә. Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү турындагы карар суд приставы-башкаручысы тарафыннан алиментлар буенча бурычлары 10 мең сумнан артып киткән бурычлы кешегә карата чыгарыла.

Сишәмбе, 13 август 2019, 16:08