Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Шунын кысаларында Үзәк районында яшәүче 800дән артык мәктәп укучысы шәһәр бюджетыннан, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатларыннан, предприятие һәм учреждение, ТИҮ җитәкчеләреннән ярдәм алды. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубарев исеменнән 50 балага канцелярия товарлары алу өчен бүләк сертификатлары тапшырылды.

Төрле күңел ачу чараларын һәм конкурсларны 14нче балалар-яшүсмерләр үзәге оештырды, ә " Челны Холод" компаниясе чарага килгән һәр баланы туңдырма белән сыйлады.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе шәһәрдә 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 17 август 2019, 10:19