«Уңыш территориясе» бизнес-мәктәбендә «Региональ кадрлар үзәге»ннән шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен беренче бизнес-уен узды. «Вак-төякләр» дигән квест-уенда 20дән артык катнашучы үзләрен яңа эш башлаучы эшмәкәрләр ролендә сынап карады. Уенның максаты-креатив һәм эшмәкәрлек фикерләвен Формалаштыру һәм финанс грамоталылыгына нигез салу иде. Уен барышында катнашучылар аралашу һәм сөйләшүләр алып бару күнекмәләрен, командада эшләү тәҗрибәсен, стандарт булмаган бурычларны хәл итү һәм вакыт белән идарә итү күнекмәләрен алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 17 август 2019, 11:26