Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ипподром территориясендә һәм «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында традицион бал ярминкәсе ачылды. Татарстан Республикасының дүрт районыннан, шулай ук Удмуртиядән һәм Башкортстаннан 6,3 тоннадан артык бал китерелде. Бал һәм бал продукциясе сату буенча 25тән артык сәүдә ноктасы урнаштырылды.

Ярминкәләр үткәрү урынында Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең күчмә лабораториясе эшләде, ул бал сыйфатын тикшерде.

Бал ярминкәсе үз эшен Ипподром территориясендә 25 августка кадәр (8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр) дәвам итәчәк.

Шимбә, 17 август 2019, 16:26