Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның 1 яртыеллыгында барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре 28,8 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 3%ка күбрәк. Республика бюджетына – 7,6 млрд сум, федераль бюджетка – 19,3 млрд сум, шәһәр бюджетына –1,9 млрд сум акча тупланган.  Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Чаллы салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр итте.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр бюджетына керемнәрнең үсеше 90 млн сум тәшкил итә, ягъни узган ел белән чагыштырганда 105%. Планлы билгеләнешләр барлык бюджет дәрәҗәләре буенча да үтәлде», - диде ул.

Мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре 10,4 млрд сум күләмендә керде, бу 2018 елның 1 яртыеллыгы белән чагыштырганда 600 млн сумга яки 6%ка күбрәк.


Дүшәмбе, 19 август 2019, 08:48