Хәзерге вакытта Чаллыда 2361 салым түләүче үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр итте.
Билгеләп үтик, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында һөнәри керемгә салым тесты уза. Бүген республикада Россия Федераль салым хезмәте һөнәри керемгә салым режимын булдыру проекты - «Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен шәхси кабинет» кысаларында эшләнелгән сервис гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 август 2019, 08:33