Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 1311 кеше тәшкил иткән. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова шәһәрнең гаилә-демографик хәле турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда туу турында актлар саны үлү турындагы актларга караганда артып китү өлешендә уңай динамика күзәтелә. Республика буенча уртача 1000 кешегә туу турында 6,4 акт теркәлгән. Шул ук вакытта Яр Чаллыда әлеге күрсәткеч - 7,2, бу республикада иң яхшыларның берсе (Казан-8,9, Әлмәт-6,8, Түбән Кама -6,1). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автокала табигый үсеш күзәтелә торган дүрт муниципаль берәмлек исәбенә керә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт).
«Безнең шәһәр 1000 кешегә үлем санының иң түбән күрсәткеченә ия – 4,8гә, ә республика буенча бу күрсәткеч 6,5кә тиң. Җиде ай эчендә үлү турында теркәлгән актлар саны 2551 тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,9%ка кимрәк (ТР буенча -7,1%)», – дип билгеләп үтте Равилә Зарипова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 август 2019, 08:54