Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 нче сентябрьдә шәһәрнең җәмәгать мәйданчыкларында флешмоблар сериясе оештырылачак. 8:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр Орган залы янында, Җиңү Паркындагы стелла территориясендә, «КАМАЗ» мәдәният сарае каршындагы мәйданда, шулай ук Боровецкий, Кереселидзе һәм Шишкин бульварларында массакүләм флешмоблар билгеләнгән. Чаралар Кама автомобиль заводына нигез салынуның 50 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. 

Орган залы янында флешмоб 1500гә якын яшүсмерне берләштерәчәк. "КАМАЗ" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 1000 кеше җыелачак. Җиңү паркындагы флешмобка шул ук күләмдә катнашучы көтелә. Боровецкий бульварында 800гә якын кеше катнашачак. Масштаблы флешмоблар Кереселидзе һәм Шишкин бульвардарында булачак. Иҗтимагый киңлекләрнең һәркайсында 1000 кешегә исәпләнгән массакүләм чаралар узачак.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында флешмоб автокаланың берничә районында үткәреләчәк.  Массакүләм чаралар 8:00 сәгатьтә «Пятерочка» кибете янында (51/07а) 51 комплекста, «Антарес» сәүдә үзәге янында (Татарстан ур., 22) «Эссен-Грин» супермаркеты янында (Чулман, 120) узачак. Әйтергә кирәк, флешмобларның һәрберсендә 500 кеше катнашачак. Массакүләм чаралар 21:00 сәгатьтә тәмамланачак.

«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» флешмобын 8 сентябрьдә «Магнит» кибете (Автозавод проспекты,48), «Аврора» сәүдә үзәге, «Пятерочка» кибете (Сөембикә проспекты,80) янындагы мәйданда оештырачаклар. Һәр мәйданчыктагы флешмобны 500 кеше колачлар дип планлаштырыла. Чара 8:00дән 21:00 гә кадәр үтәчәк.

"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында флешмоб «Таңар» клиникасы янында Яшь Ленинчылар бульвары территориясендә булачак, ул 500 катнашучыга исәпләнгән. Әлеге акциягә «Темп» сәүдә үзәге янындагы мәйданда (500 кеше) һәм «Уют» тукталышларында «Чаллы Икмәге» кибете янында (500 кеше) кушылачак.

Өлкән буын көнен бәйрәм итү кысаларында флешмоб 1500 чаллылыны берләштерәчәк. Чаралар 9 нчы сырхауханә янындагы мәйданда (20/09 Д) (500 кеше), «Сөембикә» СҮ каршында (500 кеше), «Спортмастер» СҮ янында (500 кеше) узачак.

Барлык чараларны «Орион» яшьләр үзәге оештыра.

Шимбә, 17 август 2019, 13:20