Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ветераннар хәрәкәтенең Чаллы активистлары "Яр Чаллы шәһәре ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясендә бүләкләргә лаек булдылар. Озак еллар намуслы хезмәте, шәһәр һәм республика ветераннар хәрәкәтенә җаваплы каравы өчен Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының «ТР ветераннар хәрәкәтенең казанышлары өчен» Рафик Имайкин, шәһәр ветераннар, пенсионерлар җирле иҗтимагый берләшмәсе советы әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев, ветераннар Советы Рәисе урынбасары Мөслимә Миргалимова, Пенсионерлар берлегенең җаваплы секретаре Әлфия Йосыпова мактау билгесе бела́н бүләкләнде. Бүләкләрне Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков тапшырды.

Автозавод Үзәк, Комсомол районнарының иҗтимагый оешмалары, «КАМАЗ» ААҖ, «Камгэсэнергострой» ҖАҖ вәкилләре Рәхмәт хатлары алдылар.

Тантана Яр Чаллы шәһәре мэры Рафик Имайкинга Рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.

Сишәмбе, 20 август 2019, 17:37