Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе уза –  пленар өлеш башланыр алдыннан Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае фойесында оештырылган интерактив күргәзмәне шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина карап чыктылар. Анда мәктәп укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, балалар иҗат үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары һәм хезмәткәрләре үзләренең фәнни эшләнмәләрен һәм иҗади проектларын тәкъдим иттеләр.

Әйтик, 78 нче Пушкин исемендәге пролицейның 1 сыйныф укучысы Илья Егоров гидравлик экскаватор моделен тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге модель экологик яктан куркынычсыз һәм әйләнә-тирәлеккә зыян китерми.

Арт-объектлар, яңартылган эскәмияләр һәм кыңгырау күперен яңарту өчен «Да-ДА» сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз проектларын презентацияләде. 

Наил Мәһдиев сәнгать мәктәбенә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы проектын эшләүдә катнашырга тәкъдим итте: "Сезне "Безнең ишегалды" проектына да җәлеп итәчәкбез. Республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов якындагы өч елда республика шәһәрләрендә барлык ишегалларын норматив хәлгә китерү буенча программаның гамәлгә ашырылачагын белдерде", - дип өстәде шәһәр башлыгы.

84 нче Гали Акыш исемендәге лицейның чыгарылыш сыйныф укучылары "Туган тел аша булачак һөнәргә" дигән өстәл уенын эшләгәннәр. Уен югары уку йортлары һәм башка һөнәри белем бирү оешмалары юнәлешләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, уен аша укучылар Яр Чаллы предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат ала алалар.

Тулы бер матбугат үзәге Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае территориясендә ачылды. 29 нчы  гимназия укучылары пленар утырышны төшерү трансляциясен алып барды, ә 39 нчы белем бирү учреждениесе укучылары мәктәп радиорубкасы эшен күрсәттеләр. Шәһәр мэры «Балачак FM» студиясенең чираттагы чыгарылышында кунак булды: «Әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә иң көтеп алынган, иң яраткан Белем көне якынлаша. Минем уйлавымча, барыгыз да сагынышып, бер-берегезне түземсезләнеп көтәсез. Иң мөһиме, кадерле балалар, киләсе уку елында яңа уңышлар, ачышлар, мәктәбегездә яңа белемнәр туплап,  яңа мөмкинлекләр телисе килә», - дип теләде Наил Мәһдиев.

Чәршәмбе, 21 август 2019, 11:05