Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда бу минутларда мәгариф хезмәткәрләре катнашында август конференциясенең пленар өлеше уза. Аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты. «Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына һәрвакыт аерым һәм җитди игътибар бирелә. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә уңайлы урыннар, яңа капиталь ремонт ясалган мәктәпләр, спорт заллары һәм медицина кабинетлары, сыйфатлы туклану һәм балаларның иминлеге – болар барысы да чаллылыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры өлеш кертү. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм шәһәр җитәкчелеге ягыннан мәгариф системасына ярдәм итү масштабын нәкъ менә шундый күзаллау билгели», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Ул хәбәр иткәнчә, быел ике мәктәпкә 10 млн сумга якын капиталь ремонт ясалган, тугыз мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлауга 343 млн сум бүлеп бирелгән. 24 млн сумнан артык суммага алты яңа спорт мәйданчыгы ачылды. 2019 елда шәһәрнең яңа микрорайонында – 65 комплекста 1 млрд 150 млн сумлык 1224 урынга исәпләнгән 42 нче мәктәп ачылачак. "Демография" милли проекты кысаларында алты яңа балалар бакчасы төзелде. Инвестицияләрнең гомуми суммасы-1 млрд 351 млн сум. Төзелеш нәтиҗәсендә өстәмә 1440 урын булдырылган, шуларның 780е ясле яшендәгеләр өчен. «Тулаем алганда, шуны әйтә алам, мәгариф системасына шәһәр бюджетыннан ел саен 6,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә, бу бөтен шәһәр бюджетының 65% - ын тәшкил итә», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

"Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлар да куандырмый кала алмый. Быелгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен узган ел белән чагыштырсак, барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр узган елгыдан югарырак һәм бик югары. 25 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллык нәтиҗәгә  иреште. 192 чыгарылыш сыйныф укучысы Россия Федерациясенең «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде", – диде Наил Мәһдиев. Аның сүзләренә караганда, сәләтле балалар белән дә максатчан эш алып барыла – шәһәр олимпиада хәрәкәте буенча республика рейтингында икенче урында тора. Чаллыда шулай ук дүрт ресурс үзәге эшли. WorldSkills Russia һәм JuniorSkills ярышларында автокала укучылары һәм студентлары актив катнаша.

"Шәһәр мәгарифе системасының алга таба да үсеш темпларын киметмәү мөһим, укыту һәм тәрбия бирү шартлары планлы һәм эзлекле рәвештә яхшырсын, безнең учреждениеләрнең матди-техник базасы камилләштерелсен, педагогларыбызның хезмәт һәм түләү шартлары яхшырсын иде. Безнең балаларны ничек укытуыбызга һәм тәрбияләвебезгә шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле", - дип нәтиҗә ясады Яр Чаллы мэры.

Чәршәмбе, 21 август 2019, 11:58