Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Җиңү паркының зур сәхнәсендә мәдәни-күңел ачу программасы булды, анда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 50 укучыга, шулай ук физик  мөмкинлекләре чикле балаларга канцелярия җыелмалары тапшырылды. Ярдәм эшләүче яшьләр советы, «Тулпар» һәм «Микон»ХК тарафыннан күрсәтелде.

Акцияне шулай ук шәһәр Советы депутатлары Рәшит Шәмсетдинов, Виктор Поляков, «СТК Геостар», «Октябрьское», «МосВА-К» («Сөембикә» сәүдә үзәге), ШЭ С.А Кривоногов, ШЭ С. А. Булгаков, «Дентал Форте», «Оранж фитнес» спорт клубы, «Врок-сервис», «Камаз» мәдәният сарае предприятиеләре дә хуплады.

«Ныклы гаилә - көчле Россия» дип аталган чираттагы бәйрәм чарасы 23 август көнне 11:00 сәгатьтә Җиңү паркының зур сәхнәсендә узачак.

Чәршәмбе, 21 август 2019, 14:24