Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламага ия булучылар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки ПФР сайтындагы Шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

 Бу: - рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламалар;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү кебек социаль хезмәтләр җыелмасын үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташламаларга ия категориягә ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Пәнҗешәмбе, 22 август 2019, 10:58