Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда граффити All City 2.0 ачык яшьләр фестиваль-конкурсы узды. Ул "Нур" яшьләр үзәге тарафыннан, «РБР 16» ҖЧҖ белән берлектә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Комсомол районы администрациясе ярдәме белән үткәрелде.

Фестивальдә һәвәскәр рәссамнар һәм профессионаллар, предприятиеләр һәм оешмалар командалары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ижевск һәм Казан мәгариф учреждениеләре командалары катнашты.

Катнашучыларга «РБР16» ҖЧҖ территориясендә граффити-проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен түбәндәге тематик юнәлешләр тәкъдим ителде:

"КАМАЗга 50 ел" – КамАЗ заводының барлыкка килүен, аның шәһәр төзелеше һәм үсеше белән тыгыз бәйләнешен чагылдыра торган граффити.

"Юллар төзелешендә конструктив карарлар" – гомуми файдаланудагы юллар (күперләр, туннельләр һ.б.) төзегәндә кызыклы проект чишелешләрен күрсәтүче шәһәр граффитисы.

"Юл-төзелеш техникасы" – юл-төзелеш техникасы үсешенә һәм аны җитештерүдә куллануга багышланган шәһәр граффитисы.

"Яр Чаллы 2100" – киләчәктә Яр Чаллы шәһәре үсешенә багышланган граффити.

Route 66-массакүләм мәдәнияттә юл романтикасын һәм юл тематикасын сурәтләүче шәһәр граффитисы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын - Титов Герман;

2 урын - Малахов Роман һәм Костицин Дмитрий;

3 урын - Фадеев Роман;

Махсус призларга Спиридонова Татьяна, Абызова Юлия һәм Чимбарисова Милана лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 22 август 2019, 14:31