Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Степановага 95 яшь тулды.

Мария Ивановна ТАССРның Әгерҗе районы Красный бор авылында туа. 8 сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1944 елда кияүгә чыга. 1964 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Ивановна «Камгэсэнергострой» УПТКда өлкән инженер булып эшли.

Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. 

Мария Ивановна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Олег Иванов котлады.

Пәнҗешәмбе, 22 август 2019, 15:00