Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар "Бөтенроссия халык фронты яшьләре" федераль тематик сменасында катнаша.

Татарстан Республикасы делегациясе составында сменада 4 чаллылы: Шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян, В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы студентлар советы рәисе  Алмаз Таһиров, ТР Студентлар лигасы вице-президенты Айдар Закиров һәм активист Лиана Фәйзуллина катнаша. Сменада бөтен Россиядән 1000 кеше катнашуы планлаштырылган. Чарага Татарстаннан 11 кеше җәлеп ителгән

22-28 августта Солнечногорскида «Сенеж» идарә остаханәсе базасында «Бөтенроссия халык фронты яшьләре» тематик сменасы узачак. "Яңа Территорияләр" исемле мәйданчык бөтен илдән катнашучыларны берләштерәчәк һәм нәтиҗәле команда төзү методикаларына һәм социаль проектлауга багышланачак. Лекцияләрне, дискуссияләр, мастер-класслар һәм тренингларны форумда катнашучылар өчен танылган сәясәтчеләр, радиотапшырулар алып баручылар, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, эре ил компанияләре җитәкчеләре, иҗтимагый фикер лидерлары үткәрәчәк.

«Яңа Территорияләр» сменасы үз төбәкләренең һәм илнең киләчәгенә битараф булмаган бөтен Россиядән килгән яшьләрне берләштерәчәк. "Яңа территорияләр" сменасында "Территория смыслов" ("Рубеж" форумында катнашучылардан кала) узган сменаларда катнашмаган балалар катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 22 август 2019, 16:04