Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Казахстанның Премьер-министры Аскар Мамин җитәкчелегендә делегациясе килде. Сәфәр кысаларында кунаклар Яр Чаллыда да булдылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар белән бергә алар автогигантның төп җитештерү мәйданчыкларын карадылар. Кунакларга К-5 КАМАЗ-54901 сериясенең яңа буын магистраль тягачын, шулай ук «КАМАЗ-мастер» спорт командасының узыш машинасын күрсәттеләр.

Кич белән делегация 45 нче «WorldSkills» эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

Фотолар «КАМАЗ» ААҖ һәм «Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте тарафыннан бирелде.

Пәнҗешәмбе, 22 август 2019, 17:05