Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә шәһәр халкы ГЭС бистәсенең Кыңгырау күперендә Комсомол районы бәйрәмен билгеләп үтте. Шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә, Чаллының Атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева һәм "Энергетик" мәдәният сарае артистлары белән берлектә, Комсомол районы хакимияте онытылмаслык бәйрәм оештырды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны бәйрәм белән котлады. Район башлыгы Александр Кислов мәгариф, мәдәният, спорт, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә, күп балалы гаиләләргә, 90 яшьлек юбилярга һәм район активистларына рәхмәт хатлары, ә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Чаллы икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов бүләкләр тапшырды.

Концерт программасында "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективлары, Татарстан Республикасының Атказанган артистлары катнашты, ә балалар өчени аниматорлар уеннар оештырды.

Моннан тыш, чараның кунаклары өчен шәһәрнең Тарих музее хезмәткәрләре КАМАЗның 50 еллыгына багышланган күргәзмә оештырдылар, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренә багышланган китаплар күргәзмәсен әзерләделәр, Ветераннар госпиталенең медицина хезмәткәрләре "Үз кан басымыңны үлчә" акциясен үткәрделәр, ТИҮ рәисләре район халкының иҗади эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, ә яшь футболчылар -"Төзүче" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр спорт өлкәсендә үзләренең казанышларын күрсәттеләр.

Чарада 500дән артык кеше катнашты.

Җомга, 23 август 2019, 09:20