Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Акчарлак» балалар бакчасы яшь чаллылылар өчен үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы шартларда 35 нче комплекста мәктәпкәчә учреждение ачылды. Балаларны, әти-әниләрне һәм коллективны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килгән иде.

«Бүген, бу җылы август көнендә, без, күпләр өчен көтеп алынган шундый матур «Акчарлак» исемле балалар бакчасын ачу тантанасына җыелдык. Безнең ил президенты, милләт лидеры Владимир Владимирович Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчалары төзелә. Быел алар алтау булачак. Безнең Чаллы балалары өчен яңа 1400 урын барлыкка киләчәк, шуларның 780е ясле яшендәге балалар. Бу – демография мәсьәләләре ничек хәл ителә дигән сорауга җавап... Бу бинада һәрвакыт балалар авазы, шатлыклы елмаюлары яңгырап торсын, тынычлык, татулык, мәхәббәт хөкем сөрсен. Әти-әниләр эшкә киткәндә, тыныч күңел һәм яхшы кәеф белән балаларын тәрбиячеләрнең кайгыртучан, игелекле кулларына ышанып тапшырсын» - диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.

«Евростиль» компаниясе ун ай эчендә балалар бакчасын төзеде. Эшләрнең бәясе –196 380,55 млн сум. Проект буенча мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән. Биредә 12 төркем булдырылган, шуларның алтысы ясле яшендәге балалар өчен. 

Балалар бакчасында музыка залы, медицина блогы (өлкән шәфкать туташы кабинеты һәм процедура кабинеты), спорт залы, кер юу залы, логопед һәм педагог-психолог кабинетлары бар. Бакча балаларны дүшәмбедән кабул итәчәк.

«Бүген, чыннан да, шатлыклы көн, Белем көне якынлаша. Балаларны мәктәпләргә озатачакбыз. Ә иң кечкенәләре балалар бакчаларына. Аларның күбесе менә шундый яңа, уңайлы мәктәпкәчә учреждениеләргә барачак. Шуны да билгеләп үтәсе килә, Татарстан – үсеш режимда яши. Торак, мәктәпкәчә учреждениеләр төзелә, йортлар эчендәге территорияләр төзекләндерелә. Республикабызда яшәүчеләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырыла. Бу, барыннан да элек, Республиканың хезмәт сөючән халкы, аерым алганда, Чаллы халкы ярдәме белән, шулай ук Татарстан территориясендә тормышка ашырыла торган программалар ярдәмендә тормышка ашырыла. Наил Гамбәровичның сүзләренә куәләп, демография үсешенә – халык саны артуга, Чаллы лаеклы өлеш кертә, дип әйтәсе килә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 2019 елда Яр Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча алты балалар бакчасы төзелде. Алар ярдәмендә шәһәрдә өстәмә 1440 урын барлыкка киләчәк, шуларның 780 – ясле яшьтәге балалар өчен. Кичә без тиздән ачылачак ике балалар бакчасы – «Капитошка» һәм «АБВГДейка»ның күренешен тәкъдим иттек.

Җомга, 23 август 2019, 11:31