Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы картиналар галереясендә «Музей эшчәнлегендә заманча алымнар һәм туризмны үстерү» темасына мастер-класс узды. Чараның максаты: халыкның мәдәни тормышы өчен мөмкинлекләрне киңәйтү һәм музей мәдәнияте, туризмны үстерү юлы белән гармонияле, төрле яктан алга киткән шәхес формалаштыру.

"Кече Ватан мәдәнияте" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган мастер-класста Чаллы шәһәренең рәссамнары, Мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм Чаллы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев чыгыш ясадылар.

"Вершина" музей ширкәте"нең үсеш буенча директоры Артур Әбдрәшитов, ул шулай ук мастер-класс спикеры, хәзерге шартларда музейлар эшчәнлеген оештыру һәм туризм үсешендә яңа тенденцияләр мәсьәләләрен күтәрде.

Чара Руслан Ибраһимовның "Алга", "Татарстанда Калмыкия рәссамнары", Сәгыйдә Сираҗиеваның "Мирас" күргәзмәләре буенча экскурсия белән тәмамланды.

Җомга, 23 август 2019, 15:07