Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе тәмамланды. Җиңү паркында «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан оештырылган мәдәни-күңел ачу программасы узды. Укучыларны яңа уку елы якынлашуы белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов килде. Алар күп балалы гаиләләргә мәктәп җыелмалары, букчалар һәм канцелярия товарлары тапшырдылар.

«Альфа» компанияләр төркеме һәм «Делко» транспорт компаниясе ярдәме белән шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган 30 балага, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәп товарлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды. Акция кысаларында барлыгы 515 укучыга ярдәм күрсәтелде.

Акциядә ТР Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары, ШЭ Т.Х. Умнов, «СТК Геостар» ҖЧҖ, «Микон» ҖЧҖ, «ХК Тулпар» ЯАҖ, «Октябрьское» ААҖ, «МосВА-К» ЯАҖ («Сөембикә» СҮ), ШЭ С.А. Кривоногов (Нинель), ШЭ С.А. Булгаков, «Дентал Форте» ҖЧҖ, «Оранж фитнес» спорт клубы, «Врок-сервис» ҖЧҖ, «Камаз» мәдәният сарае, эшче яшьләр Советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр актив катнаштылар.

Җомга, 23 август 2019, 17:14