Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Сәламәт киләчәк" федераль партия проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар хастаханәсе һәм Республика клиник онкология хастаханәсе табиблары командалары Втераннар өчен госпитальдә һәм КБМҮнең балалар хастаханәсендә медицина консультациясен уздырдылар. Чаллылыларны гематолог, аллерголог, пульмонолог, гастроэнтеролог, кардиолог, ревматолог, невролог, офтальмолог һәм гастроэнтеролог кабул итте.

Бу вакыт эчендә Габдулла Тукай яр буенда «Сәламәт булу җиңел» акциясе дә үткәрелде. Барлык теләүчеләргә артериаль кан басымының дәрәҗәсен үлчәделәр, тән массасы индексын билгеләделәр, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча буклетлар тараттылар һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча консультацияләр уздырдылар.

"Сәламәт киләчәк" федераль партия проекты Россия Федерациясе гражданнарына сыйфатлы медицина ярдәмен тәэмин итүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Проект амбулатор һәм стационар балалар медицина оешмалары, өлкән буын медицинасы системасын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен, мәктәп медицинасы системасын формалаштыруга һәм ныгытуга ярдәм итүгә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохитне үстерүгә һәм илдәге экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Җомга, 23 август 2019, 17:25