Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнезөләйха Әхмәдиша кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Сарман районы Иске Кәшер авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында бригадир, комсомол секретаре булып эшли. 1949 елда Зиннур Сәгыйдулла улына Вәлиевка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы ул хат ташучы булып эшли. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 12 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Миңнезөләйха Әхмәдиша кызы «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 август 2019, 08:19