Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 августта «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә "Дача амнистиясеннән файдалан" акциясе узачак. Сүз җир кишәрлекләре, бакча йортлары, мунча, гараж һәм башка күчемсез милек объектлары хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе турында бара. Чаллылылар шулай ук техник һәм ызанлау планнарын әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча БТИ белгечләреннән түләүсез консультация ала алачаклар.

Чаллылылар дача амнистиясе шартларын аңлату буенча консультацияне 9:00дан 13:00 сәгатькә кадәр Кол Гали бульвары, 25 Е; Тынычлык проспекты 62 йорт; М Жуков урамы, 23 йорт адреслары буенча урнашкан «Минем документлар» КФҮ филиалларында алырга мөмкин. Күчемсез милеккә ия булу турындагы документларның үзең белән булуы зарур. 

 2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк.

Сишәмбе, 27 август 2019, 09:32