Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ульяновск өлкәсенең Урта Терешкә авылында туып-үскән Мәрфуга Хәсән кызы Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы елларында Мәрфуга Хәсән кызы Урта Терешкә авылы колхозында эшли. Сугыштан соң ул гаиләсе белән Таҗикстанның Октябрьский бистәсенә күчеп килә, анда консерв заводында оператор була.

1962 елда гаиләсе белән Дүшәнбе шәһәренә күчеп килә, пенсиягә чыкканчы "Трактородеталь" заводында оператор булып хезмәт куя. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Мәрфуга Хәсән кызы өч бала тәрбияләп үстергән, аның алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы  Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнова Мәрфуга Хәсән кызы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Илдар Әминов та кушылды.

Сишәмбе, 27 август 2019, 10:42