Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре көнен бәйрәм итәргә әзерләнәләр. 30 нчы августта Чаллы шәһәре, мәйданнары, парклары һәм скверлары чаллылылар һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү үзәге булачак. 

Шәһәрдә нинди чаралар узачагы турында бүген матбугат конференциясендә Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде. Бәйрәм чаралары марафонын 10:00 сәгатьтә «Акварель-2019» традицион чәчәкләр фестивале ачачак. Чәчәк шәһәрчеге Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр урнашачак. Чәчәк композицияләрен 1 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак.

14:00 сәгатьтә мәйданга керү юлындагы кече сәхнә алдында «Чәчәкле феерия» дип исемләнгән бәйрәм концерты башлана. Фестиваль программасында шулай ук «Чәчәкләр патшабикәсе», «Иң яхшы маскарад костюмы», «Чәчәкләрдән иң яхшы картина», «Чәчәкле колонна яки арка», «Яшел дивар», «Вертикаль бакча», «Сәүдә павильонының иң яхшы чәчәк бизәлеше» һәм чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсе узачак. Балалар өчен таган һәм карусельләр, шулай ук батутлар урнаштырылачак.

Күләмле композицияләр белән беррәттән мәйданга керү юлында чәчәкләрдән эшләнгән картиналар куелачак, шулай ук «Осталар шәһәре» халык сәнгать һөнәрчелеге төбәк фестивале узачак. Чәчәкләр фестивален бәйрәм итүнең нәтиҗәсе булып конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

11:00 сәгатьтә Бөтен Россия буенча төрле ярышларда чыгыш ясаучы яшь чаллылылар катнашачак ике сәгатьлек Дрифт-шоу старт ала. Дрифт-йөрешләр мәйдан территориясенә керү юлында узачак.

Шул ук вакытта шәһәр ипподромында ат-спорт ярышлары башланачак, аларда Кама аръягы төбәгеннән 100дән артык җайдак катнашачак. Ат-спорт ярышлары программасына конкурс, юртак һәм ат чабышлары, ишәк һәм дөяләрдә ярышлар керә. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Сидоровка паркы 12:00 сәгатьтә шәһәрнең милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары катнашында «Мәдәният мозаикасы» дигән матур фестиваль үткәрү урыны булачак. Биредә шулай ук автокаланың истәлекле вакыйгаларына багышланган «Без – Чаллыдан башлап гасыр төзелешенә кадәр» дигән китап күргәзмәсе, шулай ук мастер-класслар, викториналар һәм әдәби конкурслар оештырылачак.

«УРАМ FEST» Avto-Карнавал  КАМАЗ техникасы парады өченче тапкыр узачак. Карнавалның беренче мәйданчыгы Сидоровка паркында булачак. 12:00дән 13:30га кадәр 30 берәмлектән артык КАМАЗ техникасы парк буйлап бер колланнага тезеләчәк. Шуннан соң карнавал йөреш шәһәр проспектлары буйлап Җиңү паркына кадәр узачак. 15:30да «УРАМFEST» Avto-Карнавалы  "Яр буе" паркы мәйданында урнашачак.

Моннан тыш, бәйрәм чаралары өчен төп мәйданчыкларның берсе Җиңү паркы булачак. 14:00тән 17:00 сәгатькә кадәр зур сәхнәдә яшьләр иҗат коллективлары, күп санлы фестивальләр һәм конкурсларда җиңүчеләр катнашында зур бәйрәм концерты узачак. Шулай ук тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары белән интерактив конкурслар, мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак. Программа бию флэш-мобы белән тәмамланачак.

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда 12:00 сәгатьтә «Ватаным Татарстан» дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырыла. Биредә Тарихи туган якны өйрәнү музее Кама автомобиль заводы төзелүнең 50 еллыгына багышланган «50 гә 50» фотокүргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

Яңартылган мэрия каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Минем Татарстан» картиналар галереясе фондларыннан күргәзмә тәкъдим ителәчәк, шулай ук Республика көненә открыткалар ясау буенча мастер-класслар һәм туган як тарихы буенча конкурс-викториналар оештырылачак.

Кич белән бәйрәм программасы Яр буе паркы мәйданында дәвам итәчәк. Биредә 17:00 сәгатьтә  "Чаллы-Татарстан горлыгы!" дигән театральләштерелгән тамаша башланачак. 18:00 сәгатьтә чаллылыларны Башкортстан Республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев сөендерәчәк.

19:30 сәгатьтә сәхнәгә Россиянең популяр «А-студио»төркеме чыгачак. 20:30 минутта популяр диджей Грув катнашында Авторадиодан күңел ачу программасы башлана. 21:30да мәйдан өстендә бәйрәм салюты балкыячак.




Пәнҗешәмбе, 29 август 2019, 08:23