Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы спортчылары Удмуртия Республикасында «Оптимист» яхт классында Воткинск Кубогына үткәрелгән җилкән спорты ярышларында катнаштылар. Регатага Казан, Пермь, Яр Чаллы, Ижевск, Сарапулдан 8 яшьтән 15 яшькә кадәр 50дән артык яхтсмен килгән. Чаллының "Заря" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дүрт медаль яулады. «Оптимист» классында кызлар арасында Арина Хашимова 2 урынны алды. Кызлар арасында "Оптимист Кадет" классында Элина Әхмәтшина-икенче, Кира Клименко өченче булды. Егетләр арасында Виктор Синютин  җиңү яулады.

Спортчылар тренер Сергей Червяков кул астында шөгыльләнә.

Сишәмбе, 27 август 2019, 13:37