Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                          Хөрмәтле чаллылылар!

                   Сезне Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!

Ел саен, 30 августта, без икеләтә бәйрәм – яраткан Республикабызның туган көнен һәм туган шәһәребезнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бу ике дата республиканы Россия Федерациясенең иң алдынгы регионнарының берсе позициясенә чыгарырга, ә автокаланы илнең иң эре сәнәгать үзәгенә әйләнергә мөмкинлек биргән уртак уңышлар һәм казанышлар берләштерә. Монда көннән-көн үзенең эш урынында күпмилләтле халкыбызның хезмәт казанышлары копилкасына лаеклы өлеш кертү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән һәр кешенең, һәр чаллылының да өлеше зур.

Агымдагы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы эгидасы астында уза, ә Яр Чаллыда ул – КамАЗ елы да. Бу ике истәлекле вакыйга безнең шәһәр һәм республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә әһәмиятле. Үзенең 50 еллык юбилее елында «КАМАЗ» ААҖ К5 серияле йөк машиналары өчен уникаль кабиналар каркаслары заводын эшләтеп җибәрде. Бу автогигант төзү чорыннан бирле иң эре проект, ул заманча конкуренциягәкаршы торучы продукт җитештерү өчен куәтле этәргеч бирәчәк. Гражданнар төзелеше дә сәнәгатьтән калышмый. Быел берьюлы алты яңа балалар бакчасы һәм тагын бер яңа мәктәп балаларны һәм әти-әниләрне сөендереп үз ишекләрен ачачак. Азатлык мәйданы яңа эчтәлек белән тулыланды һәм шәһәр халкын җәлеп итү урынына әверелде. Йогышлы авырулар хастаханәсен, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры өчен бинаны реконструкцияләү бара, Автостанция районында Муса Җәлил проспекты аша җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзелеше һәм башка бик күп нәрсәләр эшләнә.

Киләсе ел шулай ук шәһәр һәм республиканы берләштерүче мөһим вакыйгаларга бай булачак. Бу Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүнең 90 еллыгы һәм Татарстан АССРның 100 еллыгы. Татарстанның гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек күптән башланды һәм без, чаллылылар, бу эштә актив катнашабыз. Юллар, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль билгеләнештәге башка мөһим объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча алынган йөкләмәләрнең үтәлеше шәһәребезгә дә, республикага да төп бүләк булачак. Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының алга таба чәчәк атуы хакына без үз алдыбызда торган барлык бурычларны да намус белән үтәрбез дип ышанам.

Сезгә барлык планнарыгызның, иң изге теләкләрегезнең чынга ашуын, нык сәламәтлек, гаилә җылысы һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                  Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры     

Җомга, 30 август 2019, 07:52