Бүген, эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда 65 микрорайонда яңа мәктәпне файдалануга тапшыру буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерде, аның төзелеше «КАМАЗ» заводының 50 еллыгына багышланган. 42 нче мәктәп буенча күзәтү экскурсиясен белем бирү учреждениесе директоры Вадим Матюшин үткәрде.
Чарада шулай ук РФ президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
1224 урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесен төзү 2018 елның октябрендә башланган иде. Объектның бәясе 1 млрд 156 млн сум тәшкил итә, шул исәптән җиһаз бәясе - 217 млн сум, биредә 47 сыйныф булачак, шул исәптән 13е – беренче сыйныф, шуларның соңгысы «Н» хәрефе белән тәмамлана. Монда укыту инженер-техник профильдә алып барылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 август 2019, 11:13