Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/11 йорттагы фатирны карады.
63/11 яңа төзелеш яхшы үсеш алган инфраструктуралы 63 нче микрорайон үзәгендә урнашкан: ишегалдында 340 урынга исәпләнгән «Сабантуй» балалар бакчасы төзелгән, күрше 65 микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп бар.
Биредә барлык эшләр төгәлләнгәннән соң балалар һәм спорт мәйданчыклары, газоннар, ял итү мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен юллар, парковка урыннары урнашачак. Янәшәдә генә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы җәмәгать транспорты тукталышы.
Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
63/11 йорттагы фатирлар чиста эшләнелеш белән тапшырыла: түшәмнәр, мәгълүматларны дистанцион төшерү белән су һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары, сантехника, җылыту системасы радиаторлары, ПВХ-профильдәге тәрәзәләр, металл ишекләр, лоджияләр куелган.
Хәзерге вакытта 63 нче микрорайон мәйданчыгында 614 фатирлы социаль ипотека программасы буенча тагын ике йорт төзелә. Алар агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 август 2019, 10:22