Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кама индустриаль паркын 15 ел эшчәнлеген билгеләп үтә. Бүген РФ президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин резидентларны һәм хезмәткәрләрне бу истәлекле дата белән котладылар. 

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, индустриаль паркта соңгы 15 елда яхшы динамика күзәтелә: «Бүген бу 287 резидент, 80 миллиард сум тирәсе табыш.  Әгәр Сергей Анатольевич бу проектка кураторлык итмәсә,мондый мөмкин булмас иде. Бик зур федераль ярдәм үз вакытында булды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика президенты ассызыклаганча,  «Мастер» КИПы федераль масштабтагы проект. Бүген бу илдә иң зур индустриаль паркларның берсе.

Җитештерү һәм офис биналарында төрле масштабтагы 287 предприятие һәм сәнәгатьнең күп кенә тармакларында эшләүче, күбесенчә машина төзелешенә караган 287 предприятие урнашкан. Бу предприятиеләрдә сигез меңгә якын кеше эшли.

«КИП Мастер» хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт сүзләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев җиткерде: «Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин кече бизнес гаражлардан чыксын, легальләшсен, яхшы шартларда эшләсен өчен бик зур тырышлык куйдылар. Чаллыда КАМАЗдан тыш нәрсә бар, диләр икән? Яр Чаллыда «Мастер» КИПы да бар – без инвесторлар китерә алырлык Миңнеханов һәм Когогинның тырышлыгы. Киләсе 15 елда да бердәм эшләячәкбез, инвесторлар табачакбыз, эш урыннары булдырырбыз һәм кече бизнесны үстерербез дип ышанам», – диде шәһәр башлыгы.

 «Мастер» КИПы территориясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары – «Хайер Апплаенсис РУС» ҖЧҖ, «Полихим Системс» ҖЧҖ, «ТЕХНОЛАЙН» ҖЧҖ (Polaris) үз производстволарын урнаштырдылар, шулай ук 29 чит ил компаниясе үз эшчәнлеген алып баралар.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Чәршәмбе, 28 август 2019, 15:28