Бүген тантаналы рәвештә Замелекесьеда берьюлы ике «Көлдергечләр» һәм «Капитошка» балалар бакчасы ачылды. Тантаналы вакыйга белән чаллылыларны ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.
Башта микрорайонның 22 нче комплексында урнашкан 125 нче «Көлдергечләр» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән. Аны генераль директор Раил Миңнегалиев җитәкчелегендә «Стройтрест» төзелеш компаниясе төзеде.
Наил Мәһдиев җыелучыларга мәктәпкәчә учреждениеләр төзү планнары турында сөйләде. «Быел 1 сентябрьгә 1440 урынга исәпләнгән алты яңа балалар бакчасы ачылачак, шуларның 780е ясле яшьтәге балалар өчен. Бу ил, республика, шәһәр җитәкчелеге нәрсә белән шөгыльләнә дигән сорауга җавап. 2016 елда без алты балалар бакчасы ачтык, быел-алты. Киләсе елга-дүрт, 2021 елда тагын өчне ачу планлаштырыла», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
"Капитошка" балалар бакчасында музыка залы, мөдир, өлкән тәрбияче, хуҗалык эшләре буенча мөдир урынбасары, логопед, педагог-психолог кабинетлары, шулай ук азык-төлек блогы, медицина блогы, спорт залы, кер юу бүлмәсе тулысынча җиһазландырылган.
Спорт залы өчен куркынычсыз катлам каралган һәм махсус «йомшак» линолеум урнаштырганнар. Спортзал янында сенсор бүлмә бар. Ул психоэмоциональ бушануга, балаларның психологик сәламәтлеген торгызуга һәм саклап калуга ярдәм итә.
"Капитошка" балалар бакчасы турындагы материалны тулырак монда күрергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 август 2019, 17:00