Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, «Россия тыюлыклары «Экспоцентр» һәм «ГРИНЛАЙФ» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Иң яхшы экологик волонтер отряды» II Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан иттеләр. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 28-31 октябрьдә Мәскәүдә экологик белем бирү буенча Бөтенроссия конференциясе кысаларында үткәрелә.

Катнашу өчен социаль-экологик проектларны тормышка ашырган 10 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны берләштерүче волонтерлар отрядлары чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

"Тыюлыкларга булышабыз" (аеруча саклана торган табигый территорияләрдә волонтер отрядлары проектлары); "Эковолонтерлар – елгалар һәм күлләрне чистартуда катнашу" (су объектлары ярларын чистарту буенча волонтерлык отрядлары проектлары); "Урман волонтерлары" (урманнарны һәм урман утыртмаларын саклау һәм торгызу буенча волонтерлык отрядлары проектлары); " Шәһәр эковолонтерлары" (ишегалларын һәм шәһәр урамнарын төзекләндерү буенча волонтер отрядлары проектлары); "Чүп – юк!" (чүп проблемасын хәл итү буенча волонтерлык отрядлары проектлары); "Экокараш" (экологик һәм волонтерлык тематикасы мәгълүмати-агарту материаллары һәм медиа-ресурслар булдыру һәм тарату).

Катнашу кагыйдәләре, гариза–анкеталар һәм портфолио бирү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат В.И. Вернадский исемендәге фондның интернет-сайтында урнаштырылган.

Белешмәләр өчен телефоннар: (495) 953-72-77, (495) 953-73-49.

Сишәмбе, 10 сентябрь 2019, 16:36