Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган әти-әниләрне котлап, 45 Чаллы гаиләсенә ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 41 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 34,6 мең гаилә 13,3 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.

Сертификат бирү, ана капиталы сертификаты акчалары белән эш итү турындагы гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин www.pfrf.ru.

Пәнҗешәмбе, 29 август 2019, 09:54