Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Газ җиһазларын урнаштыру, алыштыру, ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик махсуслаштырылган оешма тарафыннан гына башкарыла ала. 

Газ приборлары куелган бинаны үзгәртеп планлаштыру, район администрациясе белән килешенмичә, газ приборларының конструкциясенә үзгәрешләр кертү, төтен һәм вентиляция системалары җайланмаларын үзгәртү, вентиляция каналларын ябу, төтен юлларын чистарту өчен билгеләнгән «кесәләр» һәм люкларны катыру, газ приборлары, автоматика һәм газ баллоннары төзек булмаган очракта газдан файдалану, эшләп торучы газ приборларын караучысыз калдыру, аларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларга куллану тыела, газ исеннән агуланмас өчен бинаны җылыту максатыннан газ плитәсен кабызу, газ чыгаруны ачыклау өчен ачык ут куллану тыела. Югарыда күрсәтелгән кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык билгеләнгән. 

Бинада газ исе сизгәнсез икән, газ приборлары янындагы һәм газүткәргечтәге барлык краннарны ябыгыз, бинаны җилләтегез, 104 телефоны буенча авария хезмәтен чакыртыгыз. Җитештерүче тарафыннан билгеләнгән яраклылык срогы чикләреннән тыш газ җиһазларын файдаланмагыз.

Чәршәмбе, 3 июль 2019, 11:35