Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Яр Чаллыда «Акварель» чәчәк бәйрәме уза. Чәчәкләрдән композицияләрне ике көн, 30-31 август көннәрендә күрергә мөмкин булачак.

Чәчәк шәһәрчеге Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр урнашкан. Мәйданга керү юлында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән, шәһәрнең мәгариф оешмаларыннан чәчәк картиналары күргәзмәсе оештырылган иде.

Бүген фестиваль кысаларында иң яхшы эшләр билгеләп үтеләчәк: чәчәкләрдән ясалган картиналар, колонналар яки аркалар, маскарад костюмнары, күләмле чәчәк композицияләре, чәчәк түтәлләре, иң яхшы йорт һәм ишегалды. Чаллылыларга шулай ук бу елның чәчәкләр патшабикәсен да игълан итәчәкләр.

Фестивальдә мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, финанс, спорт, мәдәният, социаль яклау идарәләре катнаша. Чаллылыларны шулай ук  автокаланың идарәче компанияләре һәм оешмалары да сөендерәчәк: «Үзәк», «Камстройсервис», «Электротехников», «Горкоммунхоз», сәламәтлек саклау идарәсе, Горзеленхоз һәм башкалар.


Җомга, 30 август 2019, 10:41