Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда «УРАМFEST» авто-карнавал старт алды. Зур йөк машиналарыннан торган колонна Сидоровский паркыннан шәһәр буйлап хәрәкәт итә башлады. Быел авто-карнавалда шәһәрнең 30лап учреждениесе һәм оешмасы катнаша. Һәр оешма үз йөк машинасы каршында зур булмаган тамаша оештырды.

"Шәһәр көнендә, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә безнең легендар КамАЗларны куллану күркәм традициягә әверелде. Без КАМАЗ дигәндә – ул шәһәр, ә шәһәр дигәндә – КАМАЗны күз алдына китерәбез. УРАМFEST бездә өченче тапкыр үткәрелә. Ел саен 20-30 машина катнаша. Күп кенә предприятиеләр бу карнавалга бик креатив, стандарт булмаган яктан карый. Шәһәрнең күп кенә оешмалары һәм хосусый компанияләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләребез автомобильләрне бизәүне хупладылар", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Колоннаны Автозавод районы администрациясе әзерләгән йөк машинасы җитәкләде, ул шәһәр һәм автогигантның беренче төзүчеләренә багышланган иде. Колоннаның финал ноктасы бәйрәмнең төп сәхнәсе-Яр буе паркы мәйданы булачак.

Җомга, 30 август 2019, 14:40