Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген капиталь ремонттан соң 17 нче катнаш төрдәге «Урман әкияте» балалар бакчасы  тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Мәктәпкәчә учреждение 37 ел элек тапшырылган, бу вакыттан бирле анда беренче тапкыр капиталь ремонт ясалды. Ачылыш тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Олег Ершов катнашты.

Чараның тантаналы өлеше алдыннан мөхтәрәм кунаклар балалар бакчасының тирә-юнен карап чыктылар. Балалар бакчасы мөдире Раилә Зарипова территориядә яңа тротуарлар һәм парковка барлыкка килүе турында сөйләде.

Объектта эшләр Раил Минегалиев җитәкчелегендәге Чаллының «Стройтраст» оешмасы тарафыннан алып барылды. Төзүчеләр учреждениене капиталь ремонтлау эшенә узган елның ноябрендә керештеләр һәм кыска вакыт эчендә иске бинаны үзгәртеп кордылар. Учреждениенең түбәсен һәм фасадын тулысынча яңарттылар, биш яңа веранда төзеделәр. Шулай ук элек булмаган верандаларга илтүче юллар да барлыкка килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 47 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр казнасыннан өстәмә рәвештә 2,5 млн сум җиһазлар сатып алу өчен финансладылар. "Башкарылган эшләр-ул, чыннан да, әкият. Бакчаның исеме биредә булдырылган шартларга туры килә. Шәһәр бюджетыннан да акча бүлеп бирелде, чөнки без иске җиһазлар һәм иске асфальт белән балалар бакчасы ача алмыйбыз. Чаллыда алай булмый. Без төзекләндерелгән һәм яңа төзелеш объектлары сыйфатлы булсын һәм чаллылыларга мөмкин кадәр озаграк хезмәт итсен өчен тырышабыз. Бу балалар бакчалары да, юллар да, мәктәпләр дә. Тиздән театр, яңа спорт объектлары, парклар, скверлар барлыкка киләчәк", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Наил Мәһдиев.

Бина эчендә барлык төркемнәр, кабинетлар ремонтланган һәм җиһазландырылган. Медицина блогы, кер юу блогы яңартылды. Аш бүлмәсенә яңа җиһазлар алынды.

Капиталь ремонт ярдәмендә бакчада психик үсеш тоткарлануы булган балалар өчен өстәмә төркем ачылды. Балалар бакчасында барлыгы 13 төркем, шуларның тугызы коррекцияле. Алар арасында сөйләм үсеше тоткарланган тәрбияләнүчеләр өчен төркем дә бар.

"Педагогның бала белән шәхси эше үз нәтиҗәләрен бирә. Аннан соң фонетик-фонематик һәм гомуми җитешсезлекләре булган балалар логопед төркемнәренә күчә", - дип билгеләп үтте бакча мөдире Раилә Зарипова.

Бакчага 220 бала йөри. Коррекция төркемнәрендә 10 бала, калганнарында-15әр бала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өч ел эчендә Яр Чаллыда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 28 балалар бакчасын ремонтладылар. Быел тугыз балалар бакчасына яңа сулыш өреләчәк. Моннан тыш, «Демография» милли программасы буенча алты яңа мәктәпкәчә учреждение төзелде.

Җомга, 30 август 2019, 12:34